Экраннарга «922 по Булгару» документаль фильмы чыкты

Экраннарга «922 по Булгару» документаль фильмы чыкты

Шушы көннәрдә «Россия – 24» телеканалы режиссер Станислав Назаровның тарихи вакыйга – Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә багышланган «922 по Булгару» документаль фильмын тәкъдим итте.

Бу фильм – кешеләр гасырлар буена саклап килгән кыйммәтләр турында. Бүген Россиядәге Ислам нинди ул – илебездәге миллионлаган мөселманнар ничек яши? Фильмда Исламдагы тормыш дин белгечләре, тарихчылар, эшкуарлар, спортчылар белән бәйле тарихлар аша: аларның традицион кыйммәтләрне саклап калу омтылышы аша ачыла. Әлеге фильм –цивилизацияләр – яхшылык һәм явызлык, хакыйкать һәм ялган көрәше хакында. Без хәзерге заман чакыруларына каршы торырга әзерме? Тамашачылар «922 по Булгару» фильмын караганнан соң, бу сорауларга җавап таба алачак.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...