Казанда хәләл бизнес алып бару буенча юридик агентлык ачылды

Бүген, “Россия – ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумының беренче көнендә Казан үзәгендә “Справедливый бизнес” юридик агентлыгы ачылды. Аны танылган мөселман адвокаты Руслан Нәгыев һәм “Ханский дом” төзелеш компаниясе башлыгы Ильяс Гыймадов җитәкчелегендә Юристларның Милли Ассоциациясе Россия законнары һәм Ислам хокукы стандартлары нигезендә эшмәкәрләргә бизнес алып бару буенча ярдәм күрсәтү максатыннан оештырды. Аерым алганда, сүз гаделлек һәм әдәп-әхлак нормалары буенча килешүләр төзү һәм гамәлгә ашыру хакында бара.

Офисның рәсми ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Ул мөселман юристлары төркеменең башлангычына хәер-фатихасын бирде һәм аларга, бөтен Россиягә үрнәк күрсәтеп, федераль масштабка чыгуларын теләде.

“Справедливый бизнес” юридик агентлыгы Казанда Туфан Миңнуллин ур., 8а йорт адресы буенча урнашкан. Офис түбәндәге хезмәтләр күрсәтә:

  • Шәригать һәм РФ законнары буенча милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча консультацияләр
  • РФ законнары нигезендә Шәригать стандартлары буенча килешүләрне һәм башка документларны тикшерү һәм төзү
  • Ышанычка ия булучылар (оешмалар һәм физик затлар) эшчәнлегенә юридик хезмәт күрсәтү
  • Сезнең бизнесны Ислам нормаларына туры килүгә тикшерү
  • Ислам нормалары буенча нульдән финанс продукты булдыру
  • Бизнесның эчке һәм тышкы шәригать контроле
  • Ислам икътисады һәм финанслары буенча лекцияләр, семинарлар, курслар һәм башка белем бирү чараларын оештыру, шул исәптән компанияләр персоналын укыту
  • Сөйләшүләр алып бару, медиация
  • Суд вәкиллеге

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.

СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...

XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенының пленар утырышы булды

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде. Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары...

Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...

Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...

Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...