Татарстан Рәисе Мәскәүдә “Рамазан чатыры”нда булды

Татарстан Рәисе Мәскәүдә “Рамазан чатыры”нда булды

Рамазан аеның 22нче көнендә (12нче мартта), ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие, Курра хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә сәфәр кылды: биредә ул “Рамазан чатыры” дини-мәдәни проекты кысаларында хәйрия ифтарында катнашты. Ифтарның шәрәфле кунаклары арасында шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм башкалар бар иде.

Ифтар уздыру урыны гадәттәгечә Поклонная тавындагы Мемориаль мәчет мәйданчыгында булды. “Рамазан чатыры” – ел саен Мәскәүдә 2006нчы елдан бирле үткәрелә торган мәдәни-хәйрия проекты. Проектны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Чара кысаларында “Рамазан чатыры” кунакларына сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул кунаклар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар булуына аерым игътибар юнәлтте.

Кунакларга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы әзерләгән иҗади программа тәкъдим ителде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...