Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләре очрашу үткәрде

Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләре очрашу үткәрде

Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләре очрашу үткәрде

Татарстан Нәзарәте делегация-сенең махсус хәрби операция зонасына сәфәре кысаларында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Волгоград өлкәсе Мөфтие Бата Кифах белән очрашты.

Волгоград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Мөфти Бата Кифах халыкны Коръән укырга өйрәтү буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Камил хәзрәт аңа теләктәшлек күрсәтеп, аны хуплады.

Истәлек бүләге итеп Камил хәзрәт яңартылган “Казан басмасы”ның берничә данәсен мәчеткә бүләк итте, ә Бата Кифах сәфәрдә булучы татар хәзрәтләренә хәерле юллар теләп калды.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...