Коръән укучылар конкурсы

Коръән укучылар конкурсы

Коръән укучылар конкурсы

Рамазан ае уңаеннан “Мөнирә” мәчетендә “Коръән – йөрәгемнең язы” дип аталган, ел саен үткәрелә торган Коръән укучылар конкурсы узды. Төрле яшьтәге катнашучылар үзләренең матур укулары белән тыңлаучыларны шатландырдылар. Катнашучыларның иң кечкенәсенә 7 яшь, ә иң олысына 60 яшь иде. Бүләкләр һәм дипломнар тапшырылганнан соң катнашучыларны матур чәй табынына чакырдылар.

Бу конкурс ел саен үткәрелә һәм “Мөнирә” мәчетенең иң күркәм чараларынынң берсе булып санала. Катнашучылар бу конкурска бик җитди, Коръән аятьләрен кат-кат укып, дөрес укылышка игътибар биреп әзерләнәләр. Мондый чаралар мөслимә хатын-кызларны берләштерүгә, иманны ныгытуга һәм Коръән Кәримне дөрес укырга өйрәнүнең никадәр мөһим булуына игътибарны арттырырга ярдәм итә.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...