Олы Кибәче авылында балалар арасында мөәззиннәр бәйгесе үтте

Олы Кибәче авылында балалар арасында мөәззиннәр бәйгесе үтте

Олы Кибәче авылында балалар арасында мөәззиннәр бәйгесе үтте

Саба районы Олы Кибәче авылында дүртенче тапкыр мөәззиннәр бәйгесе үтте. Анда 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге малайлар катнашты. Бәйге шушы авылда 30 елга якын имам ярдәмчесе булган, авылның дини тормышында актив катнашкан Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә багышлап үткәрелә. Быел анда Саба районының Олы Кибәче, Төбәк, Кече Кибәче, Олыяз, Казанчы Бигәнәй һәм Теләче районының Түбән Саурыш авылларыннан 35 бала катнашты.

Казан ислам университетының Корьән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов катнашучыларны сәламләп, азан әйтүнең савапларын аңлатты. Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, авыл имамы Рәис хәзрәт Газизуллин уңышлар теләде.

Бәйге 4 номинациядә үтте. Үз номинацияләрендә Раян Вәлиев, Җәмил Сафин, Ибраһим Исмәгыйлов, Фирзәр Шәймәрданов җиңүче булды. «Рухи моң» берләшмәсе гамәлгә куйган «Татар азанчысы» билгесенә Җәмил Сафин лаек булды. «Иң моңлы азанчы» буларак, Тимур Маланин махсус бүләк алды. Бәйгедә катнашкан һәр балага шушы авылдан чыккан читтә яшәүче авылдашлары булышлыгы белән әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды.

“Әтием исемендәге бәйгене оештыруда, үткәрүдә актив катнашкан, матди булышлык күрсәткән һәркемгә, авылдашларга, туганнарга, ТНВ һәм Шаян Тв каналларында эшләүче хезмәттәшләремә, авылыбыз имамы, әтием белән озак еллар бергә эшләгән Рәис хәзрәткә, балаларны ярышка әзерләгән ата-аналарга, авылларыбыз имамнарына, Олы Кибәче мәктәбе укытучылары Гүзәлия Измайловага, Әнисә Гафиятовага бик зур рәхмәтемне җиткерәм», - дип белдерде бәйгене оештыручы журналист Люция Шәрәфиева.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...