Чувашстанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Корбан ашы уздырылды

Чувашстанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Корбан ашы уздырылды

Чуваш Республикасының Комсомол авылындагы мөселман мәхәллә йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Корбан ашы мәҗлесе оештырылды. Чарага сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның әти-әниләре, райондагы хәзрәтләр һәм Казан шәһәреннән кунаклар чакырулы иде.

Мәҗлес Чуваш Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Ильяс хәзрәт Сафияновның Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. Алга таба җыелган кунаклар каршында балалар чыгыш ясадылар. Алар Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр сөйләделәр, гаиләләрендә үзләренең бабайлары турында сакланучы истәлекләр белән бүлештеләр. Мәҗлес барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә һәм тормыш иптәшләренә Комсомол районы администрациясенең һәм Чуваш Республикасының Диния нәзарәтенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чарада шулай ук Чуваш Республикасы милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһим һәм башка рәсми затлар катнашты. Чараның төп оештыручысы Комсомол авылы мәчете имам-хатыйбы Альберт хәзрәт Алиуллов булды.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...