Нур-Солтанда дөнья һәм традицион диннәр лидерларының VII Съезды

Нур-Солтанда дөнья һәм традицион диннәр лидерларының VII Съезды

Нур-Солтанда дөнья һәм традицион диннәр лидерларының VII Съезды

Казахстан башкаласы Нур-Солтан шәһәрендә дөнья һәм традицион диннәр лидерларының VII Съезды башланды. Аның эшендә 50 илдән 100дән артык делегация катнаша: дини берләшмәләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре. Кунаклар арасында - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.

Съездның максатлары - дөнья һәм традицион диннәрнең гомумкешелек юнәлешләрен эзләү, килешенгән карарлар кабул итү өчен динара диалогны гамәлгә ашыру буенча халыкара динара институтны даими эшләтү. Форумның төп өстенлекләре - кешелек яшәешенең какшамас принциплары итеп тынычлык, татулык һәм түземлелекне раслау; диннәр, конфессияләр, милләтләр, халыклар арасында үзара хөрмәт һәм татулыкны булдыру; кешеләрнең дини хисләрен төрле каршылыкларда һәм сугышларда файдалануга юл куймау.

Моннан тыш, бүген Нур-Солтанда Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаевның мөфтиләр Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашуы узды. Касыйм-Жомарт Кемель улы мөфтиләрне Идел буе Болгар дәүләтендә исламның кабул ителүенә 1100 ел тулу белән тәбрикләде, үзенең Татарстанда булганда алган уңай тәэсирләре белән бүлеште һәм ике кардәш халыкның - татарлар һәм казахларда дини мәгариф өлкәсендә күпгасырлык багланышлар булганын искә төшерде.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...