Красноярск крае мөселманнары делегациясе Казанда

Красноярск крае мөселманнары делегациясе Казанда

Красноярск крае мөселманнары делегациясе Казанда

Татарстан мөфтиятендә Красноярск крае имам-мөхтәсибе Рафаэль хәзрәт Миндубаев, Красноярск крае мөфтияте имамы Мөхәммәд хәзрәт Магомедов, Красноярск крае мөфтие ярдәмчесе, имам Рушан хәзрәт Сәлахетдинов булды. Мөхтәрәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Кунаклар Красноярск крае мөфтие Гаяз хәзрәт Фаткуллинның сәламнәрен тапшырдылар һәм киләчәктә хезмәттәшлек алып бару юллары хакында әңгәмә кордылар.

Камил хәзрәт кунакларны Нәзарәтнең киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырды. Очрашуда шулай ук мобилизацияләнгән дин кардәшләргә ярдәм күрсәтү, ислам гыйлемен тарату, яшь буынга рухи кыйммәтләрне җиткерү буенча актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Чыганак: dumrt.ru

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...