Зәй мөхтәсибәтендә Таҗетдин Ялчыгол укулары

Зәй мөхтәсибәтендә Таҗетдин Ялчыгол укулары

Зәй мөхтәсибәтендә Таҗетдин Ялчыгол укулары

Зәй районы мөхтәсибәтендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе, галим, язучы Таҗетдин Ялчыголның (1768-1838) тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” дип исемләнгән XI республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге фәнни җыен Татарстан казыйлары, имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре, галимнәр, остазлар һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашында үтте. Алар арасында – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, тел һәм әдәбият белгечләре, татар зыялылары, галимнең нәсел дәвамчылары бар иде. Күркәм чара Зәй районы Имәнлебаш авылы зиратында җирле халык, кайткан кунаклар һәм бер төркем дин әһелләре катнашында атаклы татар мәгърифәтчесенең каберен зиярәт кылудан башланды.

Аннары кунаклар һәм конференциядә катнашучылар Зәй шәһәрендә Таҗетдин Ялчыгол скверына җыелды. Биредә Зәй шәһәренең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге Үзәк мәчетенең 30 еллыгы уңаеннан тантана үткәрелде.

Алга таба республикакүләм конференциядә катнашучылар пленар утырышта катнашу өчен Зәй районы Куш-Елга авылына юнәлде, биредә шулай ук Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчыларының каберен зиярәт кылу һәм “Хәзрәт чишмәсе” суыннан авыз итү оештырылды. Фәнни җыен Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы, иҗаты, мирасын өйрәнү, саклау һәм аңа карата кызыксыну уяту буенча башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап тәмамланды.

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...