Яңа чишмәнең Акъяр авылында яңа мәчет ачылды

Яңа чишмәнең Акъяр авылында яңа мәчет ачылды

Яңа чишмә районы мөсел-маннары тормышында зур вакыйга: биредә Акъяр авылында тиз арада сафка баскан яңа мәчет ачылу тантанасы узды. Әлеге сөенечле вакыйганы хөрмәтләп, күпләгән кунаклар, иганәчеләр, якын-тирә авыл-шәһәрләрдән имам-хатыйблар һәм хөрмәткә лаек шәхесләр җыелды.

1992 елның гыйнвар аенда Акъярда мәхәллә җыелышы үткәрелеп, яңа мәчет төзү яисә колхоздагы берәр буш йортны мәчет итү мәсьәләсе күтәрелә. Нәтиҗәдә, “Маяк” колхозының ул еллардагы рәисе Рәшит Мотыйгулла улы Әхмәтвәлиев, мәчеткә дип, авылда буш торган бер йортны бирә. Мәчет өчен бинаны төзекләндерү чыгымнарын каплар өчен авыл халкыннан һәм читтә яшәүчеләрдән акчалар җыела. Колхозның да ярдәме зур була. 1992 елның июлендә айлы манара куела.

28 елдан соң, ягъни 2020нче елда Акъяр авылы эшмәкәрләре, мәчет итеп файдаланылучы бинада ярыклар барлыкка килгәч, зур яңа мәчет бинасы булдыру фикеренә килә һәм авыл халкы белән бергә җыелып, 30нчы август көнне күптән көтеп алган гыйбадәт йортына беренче нигез ташы салу тантанасын үткәрәләр. 11 ай эчендә мәчет бинасы төзелә һәм узган елны, Корбан бәйрәме алдыннан, яңа төзелгән мәчет манарасына гөмбәз һәм ярымай урнаштырыла. Авыл үзәгендә яңа ике катлы гыйбадәт йорты акъярлыларның бердәм тырышлыгы һәм көче, шул исәптән бу авылда туып үскән ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов ярдәме белән барлыкка килә. Республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр дә бу изге эштә зур финанс ярдәмнәрен күрсәтәләр. Гыйбадәт йорты янәшәсендә балалар өчен мәйданчык эшләнгән, агачлар утыртылган.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...