Фарсы култыгы илләрендә ТР Хәләл стандарты комитеты аккредитация алды

Фарсы култыгы илләрендә ТР Хәләл стандарты комитеты аккредитация алды

 

Казанда “Татарстан Республикасында товар җитештерүчеләр арасында хәләл стандартларын кертү, хәзерге торышы һәм киләчәге” дип аталган түгәрәк өстәл, шулай ук җитештерүгә хәләл стандартын кертү буенча практик семинар узды.

Әлеге чаралар Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты тарафыннан оештырылды. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, муниципаль берәмлекләрнең башкарма органнары, җәмәгать туклануы предприятиеләре, эшкәртү предприятиеләре вәкилләре һәм экспертлар катнашты.

Бу утырышта Хәләл стандарты буенча азык-төлек җитештерү өлкәсендә бизнес өчен карарлар эшләү; Татарстан муниципаль берәмлекләрендә хәләл стандартларны кертүгә йогынты ясый торган факторлар; хәләл индустрия проблемаларының фәнни нигезләре һәм хәләл азык-төлек экспортерларына ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

“2024нче елның ноябрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Хәләл стандарты комитеты Фарсы култыгы илләрендә, шул исәптән Согуд Гарәбстанында, Күвәйт, Бәһрәйн, Катар, Оман һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә аккредитация алды”, - дип хәбәр итте ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников.

2024нче елның якынча нәтиҗәләре буенча Татарстан 13 миллион долларлык хәләл продукцияне экспортка чыгарган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов хәбәр итте. Ул шулай ук Малайзия һәм Индонезия кебек илләр, шулай ук Фарсы култыгы, якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Көньяк-көнчыгыш Азия илләренең Татарстанның хәләл продукциясен кертү өчен өметле юнәлешләр булып торуын өстәде. Татарстан продукциясен сатып алучы илләрдә хәләл кондитер әйберләре, сөт һәм ит продукциясе аеруча зур кызыксыну уятуын әйтте.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...