«Ибн Фадлан» фильмының премьерасы

«Ибн Фадлан» фильмының премьерасы

«Ибн Фадлан» фильмының премьерасы

Казанда «Ибн Фадлан» фильмының премьерасы узды. Картина XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды һәм яңа «Синема 5» кинотеатрында күрсәтелде. Картинаның премьерасын карарга теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, тиз арада өстәмә зал ачылып, анда да «Ибн Фадлан» фильмын күрсәтү оештырылды. Фильмга карата кызыксынуның зур булуы аркасында, Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының башка көннәрдә тагын бер кат күрсәтеләчәген игълан итте. Шул рәвешле, фестивальнең ачыш фильмын тагын бер кат зур экранда 10 сентябрьдә 19:25 сәгатьтә «Синема 5» кинотеатрында берьюлы ике залда (2 һәм 6) карарга мөмкин булачак.

«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы “Россия – ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме заказы буенча Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде.

“Ибн Фадлан” фильмы моңарчы Алабугада 2022 елның июлендә узган җәядән ату буенча традицион «Туган батыр» Бөтенроссия турниры, 21 августта Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йортында традицион Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре вакытында күрсәтелгән иде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...