Апас мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Апас мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Апас мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Апас районы Идрәс-Тинки авылында капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Ачылышта Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Казанның “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин, шулай ук меценатлар, мәхәллә халкы, җирле эшмәкәрләр катнашты.

Идрәс-Тинки авылы мәчете 1997нче елда ачыла. Мәчет ачылганнан бирле биредә ремонт эшләре үткәрелмәгән була.

Быел иганәчеләр һәм халыкның актив ярдәме белән зур ремонт эшләре башкарыла. Идәннәр алыштырыла һәм җылытыла, намаз уку залы, уку сыйныфы һәм тәһарәтханә җиһазландырыла. Яңа келәмнәр җәелә. Мәчет ишегалдында балалар мәйданчыгы булдырыла.

Бүген кунаклар һәм авыл халкы башкарылган эшләр белән танышты, рәсми ачылыштан соң җомга намазында катнашты. Аны Казанның “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин алып барды.

Кунаклар алдында район үзәгендә эшләп килүче “Һаҗәр” мәгърифәт үзәгендә белем алучы балалар Коръән укып күрсәтте.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...