Кукмарада реставрациядән соң тарихи Мәчкәрә мәчете ачылды

Кукмарада реставрациядән соң тарихи Мәчкәрә мәчете ачылды

Кукмара мөхтәсибәтенең Мәчкәрә авылында комплекслы реставрациядән соң 1791-1793 елларда төзелгән беренче тарихи Җәмигъ мәчете тантаналы рәвештә ачылды. Бу мәчет төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты һәм Татарстанда иң борынгы кирпеч авыл мәчетләренең берсе булып тора. Ул классицизм элементлары булган Петербург бароккосы стиле белән аерылып тора.

Мәчет XVIII гасыр ахырында беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габделсәләм улы Үтәмешев тарафыннан Казандагы «Мәрҗани» мәчете үрнәгендә төзелгән. Мәчет каршында шулай ук мәдрәсә эшләве билгеле, анда ел саен дистәләгән шәкерт белем алган. Мәшһүр дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани истәлекләре буенча, Мәчкәрә мәчете үз вакытында зур абруйга ия булган, анда күренекле дин әһелләре хезмәт куйган. XX гасырның 20 нче еллары башында мәчет ябылган. 2000 еллар башында мәчетне реставрацияләү эшләре башланган, әмма ахырына җиткерелмәгән.

2022 елда тарихи Җәмигъ мәчетендә рәсми рәвештә реставрация эшләре башланды. Мәчеттә беренче чиратта авариядән саклау чаралар үткәрелде, нигез ныгытылды, таш диварлардагы ярыклар сыланды, бинаның цоколь өлешен һәм диварларны су йогынтысынннан саклау өчен эшләр башкарылды. Шулай ук җир өстендәге газүткәргеч торбалары җир астына кертелде, котельнядан газ килә башлады. Аннан соң ремонт-реставрация эшләре башкарылды. Аерым алганда, бинаның тышкы ягы реставрацияләнде, андагы декоратив элементлар торгызылды, кирпеч диварлар һәм фасадларның штукатур өслеге реставрацияләнде.

Рәсем-сурәтләр һәм тарихи тикшеренүләр нәтиҗәсендә манара торгызылды. Моннан тыш, эчке һәм тышкы инженерлык системалары да тәртипкә китерелде. Тарихи мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...