Башкортостанның Бүздәк районында Корбан бәйрәме

Башкортостанның Бүздәк районында Корбан бәйрәме

Башкортостанның бер гүзәл җирендә, Бүздәк районының Килимово авылында 200 еллык мәчет бар. Корбан бәйрәме көннәрендә районның актив эшлеклеләре мәчет имамы белән берлектә балалар өчен зур бәйрәм ясадылар. Балалар бәйрәмен оештыру максаты белән Хамматов Илдар, Байрашев Марат, Гайсин Рафаэль, Кәримов Фәнис чыктылар һәм аларны иганәчеләр һәм волонтерлар да хуплап алды.

Бәйрәмне мәчет имамы Мәхмүт хәзрәт Улмаскулов хөтбә белән башлап җибәрде. Аннан соң балаларны төрле уеннар, викторина, түләүсез аттаркционнар көтә иде. Күңелле уеннардан соң кунакларны һәм балаларны (алар барысы 500 кеше иде) тәмле, кайнар пылау белән сыйладылар.

Килимово халкына мондый зур, матур бәйрәм бик ошады һәм күп кенә рәхмәт сүзләре әйтелде. Бу бәйрәм төрле милләтләрне берләштерде һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытты. Оештыручылар киләсе елга да шундый бәйрәм оештырырга ниятләп куйдылар.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...