Әлмәт мөхтәсибәтендә “Азан тавышы” бәйгесе узды

Әлмәт мөхтәсибәтендә “Азан тавышы” бәйгесе узды

Әлмәт мөхтәсибәтендә “Азан тавышы” бәйгесе узды

Әлмәт шәһәренең “Нурлы” мәчетендә ел саен уза торган “Азан тавышы” бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар матур һәм дөрес итеп азан әйтү буенча көч сынашты. Һәрбер катнашучы – барлыгы 50-гә якын бала зур әзерлек белән килгән иде. Берничә сәгать дәвамында көч сынашканнан соң, жюри өч яшь категориясендә җиңүчеләрне ачыклады. Кечкенәләр (7-9 яшь), урта (10-12 яшь) һәм өлкән яшьтәгеләр (13-14 яшь) арасында иң яхшы азан әйтүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, кызыклы китаплар, көндәлек догалыклар, Рамазан аена планер һ.б. тапшырылды. Соңыннан чәй мәҗлесе үткәрелде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...