Чүпрәле районында җыен узды

Чүпрәле районында җыен узды

Чүпрәле районында җыен узды

Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында күркәм гадәт буенча Кадыкай Абыз бабайны искә алу чарасы узды. Әлеге дини җыен районда, аннан читтә яшәүче мөселманнарны бергә туплады. Чарада бик күп дин әһелләре катнашты. Бәйрәмнең кунагы тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институты доценты, мөгәллиме Радик хәзрәт Зәбиров булды. Бу көнне Корьән сурәләре укылды, корбан итләре таратылды, мул табыннар әзерләнде.

Район башлыгы Марат Гафаров, чарага җыелучыларны сәламләп, дини бәйрәмнең рухыбызны, калебебезне ныгытудагы, ислам динен тотучыларны берләштерүдәге зур әһәмиятен билгеләде дип хәбәр итәләр районнан. Алга таба да шулай бердәм булып, телебезне, динебезне сакларга, үстерергә чакырды.

Чыгыш ясаучылар, Кадыкай Абыз бабайның изге булуын ассызыклап, бу якларга ислам динен таратучы буларак килеп урнашуын билгеләп үтте.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...