Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары

Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узды. Быел 19нчы июльдә аның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 12 ел тулды.

19нчы июль көнне иртәнге сәг. 08.00-дә бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары һәм фикердәшләре Казан шәһәре Самосыр бистәсендә урнашкан Мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелды. Алар Коръән укып, дога кылдылар. Моннан тыш, Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында Апанай мәдрәсәсендә “Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Җыелышта фән эшлеклеләре, татар зыялылары һәм хәзрәтләр, шул исәптән Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, шулай ук ТР Рәисе администрациясе, ЗАГС идарәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәл утырышы кысаларында шулай ук хәнәфи мәзһәбенең танылган галиме Әбү Хәфс ән-Нәсәфинең “Иман” нәшриятында дөнья күргән “Гакыйдә ән-Нәсәфия” китабы тәкъдим ителде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...