Бәһрәйн министры Татарстан Рәисе белән очрашты

Бәһрәйн министры Татарстан Рәисе белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Бәһрәйнның Юстиция, ислам мәсьәләләре һәм хәйрия фондлары министры Нүәф Бин Мөхәммәд Әл-Мәгаудә белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Татарстан Рәисе министрга “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумында катнашу өчен Казанга килгәне өчен рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Бәһрәйн арасындагы товар әйләнеше дәрәҗәсе әлегә тулы мөмкинлекләргә җавап бирми. Рөстәм Миңнеханов ике яклы сәүдә күләмен арттыру буенча эшне активлаштырырга, шулай ук фәнни-мәгариф, мәдәни һәм туристик өлкәләрдә элемтәләрне ныгытырга тәкъдим итте.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...