Каюм Насыйриның “Китаб әт-тәрбия” китабы тәкъдим ителде

Каюм Насыйриның “Китаб әт-тәрбия”  китабы тәкъдим ителде

Апанай мәчетендә үткәрелгән кичәдә Пәйгамбәребезнең ﷺ изге сәфәре, намазның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнде. Дин кардәшләребезнең сөенечен бүлешеп, очрашуга шәрәфле кунаклар да бар иде. Кичәнең иң кульминацион һәм истәлекле мизгеле – җыелган халыкка татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның “Китаб әт-тәрбия” хезмәте тәкъдим ителү тантанасы булды.

Әлеге басмада төрле киңәшләр, үгет-нәсыйхәт, әдәп-әхлак дәресләренә зур урын бирелгән. Китап Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан нәшер ителде. “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге тарафыннан әзерләнгән әлеге хезмәт хакында Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров таныштырып узды.

Каюм Насыйриның әдәп-әхлакка багышланган иң мәшһүр әсәрләренең берсе – XIX гасырның икенче яртысында күп тапкырлар басылып чыккан, һәр басмада үзгәрешләр яисә өстәмәләр булырга мөмкин. Бу хезмәт кириллицага күчерелеп төрле елларда укучыларга барып ирешкән. 1975нче елда чыккан “Сайланма әсәрләр” китабына 112 тәрбия кертелгән. 1992нче һәм 2021нче елларда чыккан “Китаб-әт-тәрбия” әсәре 113 тәрбиядән тора.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...