Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды

Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды

Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә тантаналы рәвештә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасы Мөфтие Камил Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мөфти Рушан Аббясов, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, Катар Дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы, шулай ук ТР Дәүләт Советы вәкилләре, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре, журналистлар һәм шәкертләр катнашты.

Күргәзмәнең төп экспозициясе Изге Коръәннең иңдерелүе һәм сакланышы турында сөйли: ул Мөхәммәд Пәйгамбәргә ﷺ килгән беренче вәхидән алып заманча басма һәм санлы басмаларга кадәр колачлый.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...