Мөселман яшьләренең иң яхшы идея-проектлары грантлар алды

Мөселман яшьләренең иң яхшы идея-проектлары грантлар алды

Болгарда узган “ПроекТЫ” төбәкара мөселман яшьләре форумында иң яхшы социаль проект идеяләре сайлап алынды һәм грантлар белән бүләкләнде. Проектларны яклау Болгар ислам академиясендә узды. Аның нәтиҗәләре буенча иң перспективалы стартапларның 20 авторы үз башлангычларын уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм алачак.

Проектларны сайлап алганда жюри түбәндәге критерийларны исәпкә алды: идеянең актуальлеге һәм социаль әһәмияте, аны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, чараларның проектның максатларына һәм бурычларына туры килүе, гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, инновациялелек һәм уникальлек, бюджетның чынбарлыкка туры килүе һәм планлаштырыла торган чыгымнарның нигезле булуы.

Исегезгә төшерәбез, “ПроекТЫ” төбәкара мөселман яшьләре форумы 2026нчы елның 19-26нчы июлендә Болгар шәһәренең тарихи-этнографик музей-тыюлыгы территориясендәге палаткалы шәһәрчектә узды. Әлеге чарада Россиянең 13 төбәгеннән 130 яшь егет һәм кыз катнашты. Форумны Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте барлык партнерларга әлеге чарага ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерә.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...