Яулык хатын-кызларыбызның таҗы

Яулык хатын-кызларыбызның таҗы

Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан тантаналы чара – Казанның танылган мөселман хатын-кызлары, хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, остазлар, мөгаллимәләр һәм җәмәгать эшлеклеләре очрашуы узды. Очрашуны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөслимәләре берлеге һәм “Halal market” хәләл ярминкәләр оештыручы үткәрә. Очрашуда шулай ук күп балалы һәм азкеремле әниләр дә катнашты.

Очрашуга җыелучыларны сәламләп, Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина татар халкында милли-дини үзенчәлекләрне саклау уңаеннан әлеге истәлекле көннең бик әһәмиятле булуын җиткереп, төп кунаклар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Россиядә мөселманнарның юридик хокукларын яклау өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган танылган адвокат Руслан Нагиевка сүз бирде.

Камил хәзрәт, татар-мөселман дөньясында да хиҗаб сүзе тирәсендә бәхәс күптәннән бара дип искәртеп, хатын-кызга бөркәнеп йөрү фарыз гамәл дип, хиҗаб турында Коръәннең “Әл-Әхзаб” һәм “Нур” сүрәләрендә килүен, биредә ул пәрдә сүзе белән телгә алынуын әйтеп узды.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...