Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән Васил Шәехразыев очрашты

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән Васил Шәехразыев очрашты

Бу очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев катнашты.

Очрашуда сүз 19-20 ноябрь көннәрендә Башкортстанда һәм Татарстанда узган Баш мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини эшчәнлегенә багышланган “Бердәм өммәт – уртак язмыш” Халыкара конференция һәм тантаналы чаралар турында барды. Татарстандагы чараларны оештыру комитеты җитәкчесе – Васил Шәйхразыев иде.

Бу зур чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте берлектә оештырды.

Әлеге чаралар Татарстанның һәм Башкортстанның ислам мирасы белән танышу, төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан уздырылган иде һәм анда дистәләрчә чит илдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, галимнәр катнашты.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...