Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин түгәрәк өстәл утырышында катнашты

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин түгәрәк өстәл утырышында катнашты

Уфада “Имамнарның Рәсәй хәрбиләре белән эшләрендәге актуаль сораулар” дип аталган түгәрәк өстәл утырышы уздырылды.

Уфада Үзәк Диния Нәзарәте оештырган чарада мөселман имамнары христиан дине руханилары белән бергә хәрби операциядә катнашучылар һәм башка дәүләт эшлеклеләре белән бергә түгәрәк өстәл артында җыелды.

Утырыш Коръән уку белән башланып китте. Рәсәйнең Үзәк Диния Нәзарәтенең администрация башлыгы мөфти Мөхәммәд Таҗетдинов утырышта катнашучыларны чын күңелдән сәламләде һәм уртак фикерләрнең барлыгын, туган сорауларны уртага салып сөйләшергә кирәклеген әйтеп үтте.

Рәсәйнең Баш мөфтие Шәйхел ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин үзенең чыгышында тарихи аспектларга тукталып үтте. Бүгенге көндә илебез вәзгыятен саклаучы хәрбиләр белән бергә бу операциядә катнашуда рухи кыймммәтләрне саклау никадәр мөһим булуын ассызыклап үтте. Шулай ук бу операция кешеләрне берләштерүен дә һәм бу утырыш һичшиксез бердәм фикергә китерәчәгенә ышныч белдерде. Бу эшләр фикерләрнең ихласлыкка һәм бердәмлеккә дә бәйле булуын ассызыклады.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...