ХӘБӘРЛӘР

ХӘБӘРЛӘР

“Зәкят” фонды янәдән сукбай һәм мохтаҗларны ашата башлады

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды янәдән мохтаҗлар өчен ачык һавада хәйрия ашлары уздыруны башлап җибәрде. Бушлай кайнар ризык порцияләре бүгеннән башлап һәм һәр изге җомга көнендә 10.30-да гадәттәгечә Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда (Борһан Шаһиди урамы, 26) таратылачак. Мохтаҗларга салат, кайнар беренче һәм икенче аш, ипи, чәй тәкъдим ителә. Хәйрия ашларында катнашучылар – йортсыз-җирсез калганнар, ятимнәр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр. «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук волонтёрларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләге булган һәркем бу изге эштә катнаша ала. Моның өчен 225-33- 22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Россиякүләм фәнни конференция тәсаувыфның әһәмиятен билгеләп үтте

Казанда “Россия мөселман халыкларында тәсаувыф традицияләренең үзенчәлекләре” темасына фәнни конференция узды. Әлеге чараны Коръән-Кәрим һәм Пакь Сөннәтне өйрәнү үзәге оештырды. Конференция эшендә Казан, Мәскәү, Махачкала, Дербент, Севастополь һ.б. шәһәрләрдән дини һәм дөньяви белгечләр катнашты. Барлык катнашучыларны республикабыз мөселманнары исеменнән ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул Коръән аятьләре укыды һәм конференцияне алып баручы Фәрид хәзрәт Сәлман дога кылды.

“Зәкят” фонды Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, Әниләр көненә багышлап, үзенчәлекле балалар һәм аларның әниләре өчен бәйрәм оештырды. Чарада барлыгы 30 әни һәм 70 бала катнашты. Очрашуга күп балалы гаиләләр, ялгызы балалар үстерүче аналар, “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган инвалид балалар чакырылды. – “Ана – бөек исем” дигән күренекле татар шагыйре Һади Такташ. Әниләрне һәрвакыт искә алырга, һәрбер мизгелдә алар турында онытмаска кирәк, – дип мөрәҗәгать итте үзенең сәламләү сүзендә Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова. Оештыручылар тарафыннан әниләр өчен яулык бәйләү, флористика буенча мастер-класс оештырылды. Ә балалар чәчкәләр, открыткалар, пластилиннан әйберләр ясау белән шөгыльләнде. 8 бала анасы буларак очрашуга килгән Алия Гаджиева “Зәкят” фонды белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәвен, фондның балаларны тәрбияләүдә таяныч булуын искәртте. Исемен күрсәтергә теләмәгән бер әни, балаларның әтисе янгында һәлак булганнан соң, күңел төшенкелегенә бирелүе турында сөйләде. “Мине бүгенге чарага “Зәкят” фонды хезмәткәрләре үгетләп алып килде. Балалар һәм әниләр өчен бик матур бәйрәм булды”, – дип рәхмәтләрен җиткерде. Очрашу ахырында балаларны һәм әниләрне «Зәкят» фонды тарафыннан һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән табын көтте.

Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк вафат булды

20-нче ноябрьдә 81-нче яшендә танылган мөгаллим, күпсанлы китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк вафат булды. Җәгъфәр хәзрәт совет чорында ук дин юлында хезмәт итә башлый һәм 60-тан артык исемдә китап бастыра. Алай гына да түгел, ул – революциягә кадәр татар галимнәре тарафыннан язылган дини-фәнни хезмәтләрне өйрәнеп, кириллицага күчереп, беренчеләрдән булып халыкка җиткерүче. Хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә озак еллар дәвамында хезмәт куйган остаз. Дингә ирек бирелгәннән соң, узган гасырның 90-нчы елларыннан Җәгъфәр хәзрәттә күп кенә булачак мөфтиләр, дин әһелләре, имамнар белем алган. Аллаһы Тәгалә Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйләсен, урынын җәннәттә кылсын!

Кукмарада яңа мәчет салыначак җирдә истәлекле таш ачылды

Татарстан мөфтие Кукмара районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында ул иң беренче итеп Кукмара мөхтәсибәтенең Туеш мәхәлләсендә районның бөтен авылларыннан җыелган имамнары белән очрашты. Җыелышта шулай ук Балтач, Теләче, Саба, Арча, Питрәч, Мамадыш, Аксубай районы имам-мөхтәсибләре катнашты. Очрашуда Кукмара имаммөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясады, мөхтәсибәт тарафыннан башкарылган эшләр буенча хисап тотты, киләсе елга өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Хәзрәт пандемия шартларында аеруча хәйриячелек юнәлеше эшчәнлеге үсеш алуын билгеләп үтте.

Шулай ук биредә җитәкчеләр катнашында яңа төзеләчәк “Фатиха” мәчете урынында истәлекле ташны ачу тантанасы узды. Чара башланыр алдыннан район башлыгы әлеге гыйбадәтханәне салуның әһәмияте буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты. Мәчет яңа микрорайонда, яңа мәктәп һәм яңа йортлар салыначак кварталда, Кукмара шәһәренә керү юлында, матур җирдә урын алачак. Мәчетнең исеме “Ачучы” дип тәрҗемә ителә, ягъни исеме җисеменә туры килеп, шәһәрне ачучы булып, Кукмарага килүчеләрне каршы алып торачак. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, мәчетне тиз арада халык көче белән төзеп чыгу ниятләнә. Ул якынча өч йөз кешегә исәпләнә, барлык көнкүреш уңайлыкларны булдыру күздә тотыла.

Уфада Татарстан һәм Башкортстан мөфтиләренең эшлекле очрашуы

Татарстан мөфтие Башкортстан башкаласы Уфа шәһәренә эшлекле сәфәрендә Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин белән очрашты. Әңгәмә барышында Башкортстан мөселманнары башлыгы республикада эшләп килгән мөфтиятнең киләчәккә эш планнары турында сөйләде. Ул Камил хәзрәтне Уфаның Җәмигъ мәчете төзелеше проекты белән таныштырды. Моннан тыш, бөтен республика буенча мөселманнар өчен юл яны сервисы үсеше буенча эшнең уңышлы башлануы турында хәбәр итте. Шулай ук Уфада хакимият ярдәме белән төп диннәрнең дини-тарихи комплексын төзү дә планда бар. Камил хәзрәт, үз чиратында, аерым проектларны тормышка ашыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук юл буе мәчетләренең әзер проектларын бирергә әзерлеген белдерде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...