РИИда “Россиядә ислам тарихы” хезмәте тәкъдим ителде

РИИда “Россиядә ислам тарихы” хезмәте тәкъдим ителде

Россия ислам институтында “Россиядә ислам тарихы” исемле уникаль басманың презентациясе узды. Ул Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән дөнья күрде.

“Россиядә ислам тарихы” – беренче коллектив монография, анда югары фәнни дәрәҗәдә Россия мөселман халыкларының ислам цивилизациясен үстерүгә керткән өлешен илебездә ислам үсешенең барлык этапларын системалы рәвештә бәян итү аша төрле яклап анализлау омтылышы тормышка ашырыла. Китапта мөселман берләшмәләренең барлыкка килүе һәм эшчәнлеге, Россия мөселман өммәтенең рухи яңарыш барышын һәм интеллектуаль үсешен анализлау юлы белән хәзерге шартларда ислам дине күтәрелешенең төп тенденцияләре яктыртыла.

Китап Ислам тарихы һәм дини мөнәсәбәтләр белгечләре өчен дә, киң даирә укучыларга, шул исәптән гуманитар профильдәге югары уку йорты студентларына, мөселман яшьләре өчен дә кызыклы булачак.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...