Кайбыч районында “Кошман укулары” үтте

Кайбыч районында “Кошман укулары” үтте

Кайбыч районың Кошман авылында сөннәт йоласының тарихына, аның рухи традицияләренә һәм осталары — сөннәт бабайларга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Чараны җирле мәчет һәм Казанның «Ислам кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсе оештырды. Конференциядә йөздән артык кеше катнашты. Дин әһелләре, галимнәр, мәгариф вәкилләре һәм күрше авыллардан яшәүчеләр килгщн иде.

Игътибарны сөннәтче династияләренең варислары чыгышларына юнәлттеләр, алар Самара губернасыннан алып Урта Азиягә кадәр төбәкләрне колачлаган ата-бабаларының һөнәре турында сөйләделәр. Шулай ук табибларның йоланы заманча медицина методлары белән үткәрү турында докладлары яңгырады. Пленар өлеш тәмамлангач, кунакларны традицион пылау һәм корбан итеннән әзерләнгән ризыклар белән сыйладылар. Оештыручылар «Кушман укулары» төбәкнең тарихи хәтерен саклау өчен еллык яхшы гадәткә әверелер дигән өмет белдерде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...