Лениногорскида “Ризаэддин Фәхреддин мирасы” бәйгесе узды

Лениногорскида “Ризаэддин Фәхреддин мирасы” бәйгесе узды

Лениногорскида беренче тапкыр “Ризаэддин Фәхреддин мирасы” интеллектуаль бәйгесе узды. Әлеге чара танылган галим һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин эшләгән һәм иҗат иткән Түбән Чыршылы авылы мәчетендә үтте.

Бәйгедә районның 12 авылыннан командалар катнашты – алар галимнең иҗаты, эшчәнлеге, китаплары, тормыш юлы һәм мирасы турында сорауларга җавап биреп ярыштылар.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...