Татарстан мәчетләрендә Хәтер көне узды

Татарстан мәчетләрендә Хәтер көне узды

Татарстан мәчетләрендә Хәтер көне уздырылды. Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы башлангычы белән оештырыла.

Башкалада Хәтер көне аеруча зурлап «Кол Шәриф» мәчетендә узды. Бирегә Татарстанның барлык мөхтәсибәтләреннән аксакаллар һәм имам-мөхтәсибләр килде.

Хәтер көне Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы утырышыннан башланды. Утырышта Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов 2021 елда башкарылган эшчәнлек буенча хисап тотты һәм 2022 елның икенче яртысына эш планы белән таныштырды. Соңыннан сүз килгән кунакларга һәм мөхтәрәм аксакалларга бирелде. Аерым алганда, үзләренең эш тәҗрибәләре белән Татарстанның Зәй, Буа, Яңа чишмә, Балтач, Биектау аксакаллары уртаклашты. Алар үз җирлекләрендә зиратларны тәртиптә тоту, татар дин әһелләренең мирасын өйрәнү, татар телен саклау, яшь буынга рухи тәрбия бирү һ.б. мөһим юнәлешләр буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләделәр. Утырыш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.

Хәтер көненең төп өлеше алга таба Казан ханнары җирләнгән урын янында дәвам итте. Шунысы игьтибарга лаек, Казан ханнарының җәсәдләре бирегә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы тырышлыгы белән 2017 елда Ислам кануннарын саклап җирләнгән иде. Бүген исә каберлек янында «Йәсин» сурәсе укылды, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов Казанны алганда шәһит киткәннәр һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына һәлак булган татар халкының батырлары рухына дога кылды. Халык Аллаһы Тәгаләдән аларның рухлары шат, мәңгелек урыннары Җәннәттә булуын һәм рәхмәтләр сорады.

Хәтер көне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән ел саен республиканың барлык мәчетләрендә һәм барлык теләүчеләр катнашында Һиҗри буенча Шәүвәл аеның 13 көнендә искә алына.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...