Дагыстаннан Татарстанга пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ һәм аның сәхабәләре ядкәрләре кайтарылды

Дагыстаннан Татарстанга пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ һәм аның сәхабәләре ядкәрләре кайтарылды

Изге Болгар җыены кунаклары өчен борынгы Болгар шәһәрендә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ һәм аның сәхабәләренең изге 10 ядкәрен күрсәттеләр.

Ядкәрләрне 21 майда, Изге Болгар җыены ачылышы тантанасыннан соң теләгән һәркем Болгарның Истәлек билгесе бинасында карый алды. Экспозициядә пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ, аның гаилә әгъзалары һәм сәхабәләренең шәхси әйберләре куелды. Алар арасында пәйгамбәр Мөхәммәднең ﷺ май кәсасе һәм кылычы, сәхабә Билал, Пәйгамбәребезнең ﷺ хатыны Гайшәнең һәм кызы Фатыйма (аларның барчасыннан да Аллаһ разый булсын) чүлмәкләре, кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы бар. Әйберләр дөньяның, шул исәптән Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек төрле ислам үзәкләре фондларыннан җыелган.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка Идел буе Болгарда ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнарына җибәрелгән кыйммәтле бүләге өчен олы рәхмәтен белдерде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...