Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чара узды

Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чара узды

Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чараны ТР мөселманнары Диния нәзәрәте һәм Татарстан мөслимәләре берлеге уздырды. Әлеге чарада катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, адвокат һәм юрист Руслан Нагиев, Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина һ.б. сәламләде. Мәҗлестә Нәзарәт мөхтәсибәтләреннән абыстайлар, эшлекле мөслимәләр – барлыгы 300 кеше катнашты. Чара изге Коръәннән аятьләр укылып башланып китте.

Әлеге чара татар милли киемнәре, татар яулыклары аша милләтебез культурасын популярлаштыру, шулай ук Татарстанда җитештерелә торган хәләл товарларның төрлелеген халыкка җиткерүне максатын куйды.

Бәйрәмдә хиҗабның мөһимлегенә багышланган кызыклы вәгазьләр яңгырады һәм фикер алышулар булды. Мәдәни өлештә мөнәҗәтләр әйтелде һәм мастер-класслар үткәрелде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...