Татарстан мөселманнарының VIII Корылтаенда мөфти сайлаулары узды

Татарстан мөселманнарының VIII Корылтаенда мөфти сайлаулары узды

Татарстан мөселманнарының VIII Корылтае көн тәртибендәге ТР Мөфтиен сайлау турындагы мәсьәлә буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтелде һәм ул делегатлар тарафыннан бертавыштан сайланды. Камил хәзрәткә 36 яшь, ул – Коръәнхафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен белә, БИА докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күпсанлы башлангычларын эшләтеп җибәрүче, өйләнгән, 4 бала атасы.

Нәзарәтнең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумында тавыш бирү нәтиҗәсендә ТР Баш казыена кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев күрсәтелде һәм ул шулай ук делегатлар тарафыннан сайланды. VIII Корылтай барышында Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның беренче урынбасары да сайланды. Съезд делегатлары игътибарына Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары вазыйфасына кандидат итеп Илфар хәзрәт Хәсәнов тәкъдим ителде һәм сайланды. Шулай ук Корылтайда катнашучылар нәзарәтнең уставына үзгәрешләр дә кабул итте. Татарстан мөселманнарының VIII Корылтае бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшыру һәм Коръән укып тәмамланды.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...