Саба мөхтәсибәтендә волонтерлар эшчәнлеге

Саба мөхтәсибәтендә волонтерлар эшчәнлеге

Татарстан Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина җитәкчелегендәге делегация Саба мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды.

Кунаклар иң элек, “Солдатка – аш” гуманитар ярдәм күрсәтү штабында булып, аның эшчәнлеге белән танышты. Биредә ватандашларыбыз өчен чираттагы гуманитар йөк озатуга әзерләнә иде. Штаб җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахманова – эш барышын, волонтерлар Әнисә Гаффарова, Люция Нәбиуллина килгән ярдәмнең – җыелу, урнаштыру тәртибен аңлатты, солдатларга ризыкларның ничек әзерләнүе турында сөйләде. Кунаклар биредә хезмәт куючыларның тырышлыгына, йөрәк җылысын биреп башкарган олы хезмәтенә соклануын белдереп, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мөслимәләр шулай ук Сабаның “Тынычлык” һәм Үзәк җәмигъ мәчетләрендә булды, мәчет каршындагы курсларда ислам нигезләре буенча белем бирү белән танышты.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...