Дин галиме Морат Рәмзинең Коръән тәфсирен бастыру турында сөйләшү

Дин галиме Морат Рәмзинең Коръән тәфсирен бастыру турында сөйләшү

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җәмәгать эшлеклесе, тарихи фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев белән очрашты. Очрашуда сүз күренекле татар дин галиме, мәгърифәтче Морат Рәмзинең мирасын саклау, өйрәнү һәм тарату, аерым алганда, галим тарафыннан әзерләнгән Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен (тәфсирен) һәм аны кирилл язуына күчереп бастырып чыгару турында сүз барды.

Җитәкчеләр ике томлы хезмәтне Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында бастыру, шулай ук аны сканер аша цифрлаштыру мөмкинлеген карадылар. Аны кирилл язуына күчереп хәзерге заман татарларын да таныштырып булыр иде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...