Киләсе ел “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” итеп тәкъдим ителде

Киләсе ел “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” итеп тәкъдим ителде

Киләсе ел “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” итеп тәкъдим ителде

Мәскәүдә Татарстан Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елын тәкъдим итүдә катнашты. Мөхтәрәм катнашучылар арасында Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова да бар иде.

Чара Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының атаклы Кабул итү йортында узды. Чакырылган кунаклар сыйфатында – Ислам дөньясы илләренең дипломатик корпусы, федераль министрлыклар һәм халыкара оешмалар вәкилләре.

2025 нче елның февраль аенда Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә узган ислам дөньясы илләре мәдәният министрларының 13нче конференциясе карары буенча Казанга “Ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026” статусы бирелде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...