Казанда Kazan Halal Market хәләл ярминкәсе булып узды

Казанда Kazan Halal Market хәләл ярминкәсе булып узды

Казанда Kazan Halal Market хәләл ярминкәсе булып узды

KazanForum 2024” XV Халыкара икътисадый форумы кысаларында “Казан” Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market Халыкара Хәләл продукция ярминкәсе булды.

 

Ярминкә ачылышы тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Агроэкспорт» федераль дәүләт бюджет учреждениесе («Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны үстерү федераль үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе) директоры Дмитрий Краснов, Оман авыл хуҗалыгы, балыкчылык һәм су ресурслары министры урынбасары Әхмәт Нассер Абдулла Әл Бакри, Малайзиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге министры урынбасары Датук Локман һәм башкалар катнашты.

Әлеге чараның ачылышы Коръән аятьләре укылудан башланып китте. Татарстан Рәисе үзенең чыгышында дөньякүләм хәләл продукция базарының динамик үсешенә басым ясады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда “Хәләл” стандартына туры килгән 100дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче эшли. Бу продуктлар якын һәм ерак чит илләргә актив рәвештә чыгарыла. Хәләл сертификация органнарына таләпләр турында милли стандарт кабул итү шулай ук экспорт продукциясен үстерүне стимуллаштыра.

Бу 15нче “Россия Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумы кысаларында беренче рәсми чара. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Төркия, Иран, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка чит илләрдән 70ләп компания катнашты.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...