Уфада татар җәмәгать эшлек-леләре белән ифтар мәҗлесе

Уфада татар җәмәгать эшлек-леләре белән ифтар мәҗлесе

Уфада татар җәмәгать эшлек-леләре белән ифтар мәҗлесе

Бу чарада Баш мөфти Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты.

Мәҗлес кунаклары арасында шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, «Милли шура» Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы башлыгы Васил Шәйхразиев, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре Советы рәисе Азат Фәттахов, галимнәр Марсил Фәрхшатов һәм Филүс Яхин һәм башкалар бар иде. Чараның тантаналы өлеше сәламләү сүзләреннән башланды. Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Васил Шәйхразиев җыелучыларны изге Рамазан ае белән котлады, шуннан соң Россия Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин зирәк һәм илһамландыргыч вәгазь сөйләде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...