Уфада Россиянең төрки халыклары конференциясе узды

Уфада Россиянең төрки халыклары конференциясе узды

Уфа шәһәрендә “Гомумроссия гражданлык үзенчәлеген формалаштыруда Россиянең төрки халыклары” Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узды. Форум эшендә дин эшлеклеләре һәм тюркологлар, Башкортстан, Татарстан, Приморье һәм Ставрополь крайлары, Карачай-Чәркәс, Чувашия Республикасы, Хакасия Республикасы, Мәскәү, Тубыл һәм Төмән, Тверь, Курск һ. б. шәһәрләреннән килгән экспертлар катнашты.

Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин чакыруы буенча фәнни форумда шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды. Ул форумның пленар утырышында чыгыш ясап, хәзерге вәзгыятьтә Россия җәмгыятендә бердәмлекне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте, милли-дини мәсьәләләргә кагылышлы сәяси провокацияләргә борчылуын белдерде һәм иман һәм үз халкыңа мәхәббәт фитри төшенчәгә карый дип, аның тумыштан килүен, сәясәткә кагылмавын ассызыклады. Камил хәзрәт шулай ук билгеләп үткәнчә, Россиянең барлык халыклары, шул исәптән төркиләр дә, Россиянең үзенчәлеген тәшкил итәләр: илебез территориясенең күп өлеше төрки мәдәнияткә карый, ә Алтай – дөньяда барлык төркиләрнең ватаны.

– Россиядән башка безнең Ватаныбыз юк. Монда безнең туган оябыз, без аны җимерелүдән һәм таркалудан сакларга тиеш. Әгәр Россиягә куркыныч янаса, бу, һичшиксез, һәр милли төбәккә кагылачак, – диде Камил хәзрәт һәм Россияне уникаль төрки мәдәният учагы дип атады, бу мәдәниятнең туганлык һәм кунакчыллык, гаделлек, Ватанга мәхәббәт һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итү, дипломатия һәм күрше-тирә халыкларга хөрмәт тәрбияләвен әйтте.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...