Кукмара мөхтәсибәтендә төбәкара V Мәчкәрә укулары узды

Кукмара мөхтәсибәтендә төбәкара V Мәчкәрә укулары узды

Кукмара районында “V Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Диния Нәзарәтенең Кукмара мөхтәсибәте һәм Кукмара районы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылды.

Быел “Мәчкәрә укулары” «Мәчкәрә авылы: тарих һәм яңарыш проблемалары» дигән темага багышланды. Җыен вакытында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең сәламләү сүзендә диннең хәдисләр һәм дога ятлауга гына кайтып калмаска, ә тормышта, эш-гамәлләрдә - телне, җанны, нәселне һәм малны саклауда чагылыш табарга тиешлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бабаларыбыз 1100 ел элек Ислам динен яшәү рәвеше итеп алды, аны әманәт итеп яшь буынга тапшыру зарур.

Җыенда Кукмара мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе, Мәчкәрә авылы имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов авыл, мәчет һәм мәдрәсә тарихы белән таныштырды.

ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары, Мәчкәрә зиратындагы тарихи кабер ташларын өйрәнүдә зур өлеш керткән археограф Ирек Һадиев нәсел шәҗәрәләрен төзү мәсьәләләренә тукталды, авыл зиратларын нәсел шәҗәрәсе теркәлгән калын бер китапка тиңләде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...