Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дин әһелләре белән очрашу

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дин әһелләре белән очрашу

Татарстан Нәзарәтендә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дин әһелләре – Мәскәү шәһәренең Төньяк һәм Көньяк Бутово районнары мөселманнарының “Милость” җирле дини оешмасы җитәкчесе Марат хәзрәт Алимов һәм Мәскәү өлкәсенең Сергиев-Посад шәһәре имам-хатыйбы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Арслан хәзрәт Садриев белән Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты.

Очрашуда Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең соңгы казанышлары турында сөйләде.

Ул шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең структур бүлекчәләре эшчәнлеге, медиапроектлар һәм мөфтиятнең мәгърифәтчелек эшчәнлеге, татар-мөселман мирасын һәм мәдәниятен саклау тәҗрибәсе, мәчетләр каршындагы курслар программалары һәм Коръәннең “Казан басмасы” турында сөйләп узды.

Марат хәзрәт Алимов Мөфти Камил хәзрәтне Мәскәүнең Бутово районындагы Мәгърифәт үзәген барып күрергә чакырды. Ул биредә мәчет каршындагы курслар узуын, киләчәктә укытучылар өчен семинарлар һәм олимпиадалар үткәрүне ниятләү хакында сөйләде. Арслан хәзрәт Садриев шулай ук Камил хәзрәтне Сергиев-Посад мөселманнары белән актив хезмәттәшлеккә чакырды.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...