Гает көнне Казанда «Рамазан Фест» узды

Гает көнне Казанда «Рамазан Фест» узды

Гает уңаеннан Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында традиция буенча шәһәркүләм “Рамазан Фест” чарасы үтте. Чараны Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте оештырды.

Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде. Чарада дин әһелләренең бәйрәм котлаулары белән беррәттән, җырчыларның, акробатларның, цирк остасының чыгышлары, күпләгән мастер-класслар булды. Программа интерактив рәвештә дә барды: балалар өчен төрле уеннар, аниматорлар, сабын куыгы, акробатларның трюклары күрсәтелде. Паркта шулай ук фуд-корт эшләде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...