Казанда XIV Якупов укулары

Казанда XIV Якупов укулары

Татарстанда гошер җыю кампаниясе башланды

 

Татарстанда һәр елдагыча гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе башланды. Быел әлеге изге эшкә беренчеләрдән булып Бөгелмә һәм Алабуга Җәмигъ мәчетләре тотынды. Гошер җыю эшенә якын арада республиканың барлык үзәк мәчетләре дә кушылачак. Шуңа бәйле рәвештә, мөфтият 2025нче елның 20нче сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.

Шул рәвешчә, гошер җыю кампаниясе барышында теләгән һәр кеше үз хуҗалыгында җыеп алынган уңыштан өлеш чыгара ала.

Быел әлеге акция һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нең тууына 1500 ел тулу кысаларында үткәрелә.

Мәчетләрдә бәрәңге, кәбестә, кабак, ташкабак, аш чөгендере, кишер, суган, алма, слива кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр, шулай ук бал кабул ителә. Җыелган азык-төлек бердәм рәвештә мохтаҗларга һәм аз керемле гаиләләргә таратылачак.

Гошер – ул сәдаканың махсус төре. Уңыш җыеп алынганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру дигән сүз.

Искәртеп үтик, инкыйлабка кадәр ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган. Ә совет чорында аны уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер әлеге хәйрия башлангычы Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның тәкъдиме белән яңадан республика мөселманнарының рухи тормышына кайта башлады.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...