“Хәләл” комитеты “Магнит” ваклап сату челтәре белән меморандум имзалады

“Хәләл” комитеты “Магнит” ваклап сату челтәре белән меморандум имзалады

 

“Россия – ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты “Тандер” акционерлык җәмгыяте (“Магнит” ваклап сату челтәре) белән меморандум имзалады.

Килешүне имзалауда “Хәләл” стандарты буенча Комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников һәм “Тандер” компаниясенең генераль директоры урынбасары, ваклап сату челтәре директоры Руслан Исмәгыйлов катнашты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, “Магнит” хәләл ассортиментны киңәйтергә ниятли, дип хәбәр итте компания. Ритейлер 2023нче ел ахырына кадәр хәләл сарык ите продукциясе сату күләме 2,5 тапкырга артуын көтә.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...