Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдингә 75 яшь

Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдингә 75 яшь

Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдингә 75 яшь

Рәсәй мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдингә 12 октябрендә 75 яшь тулды.

Тәлгать Сафа улы 1948 елның 12 октябрендә Казанда татар гаиләсендә туа. Әтисе — йөк машинасы йөртүче, әнисе заводта эшләгән.

1966 елда Бохарадагы «Мир араб» мәдрәсәсенә укырга керә, анда югары дини белем ала, 1973 елда кызыл диплом белән тәмамлый.

1978 елда Каһирәдә урнашкан әл-Әзһәр ислам университетында белем ала. Казанның «Әл Мәрҗани» Җәмигъ мәчетенең икенче имам-хатибы итеп 1973 елда cайланган, 1978 елдаберенче имам-хатиб итеп билгеләнгән.

1980 елның 19 июнендә Уфада урнашкан Үзәк диния нәзарәте рәисе һәм мөфти итеп сайлана.

Ул идарә иткән чорда Үзәк диния нәзарәте Русия җәмгыятенең рухи-әхлакый яңарышы эшендә илнең әйдәп баручы дини үзәкләренең берсе булды. Баш мөфтинең мәчетләр мөнбәрләреннән яңгыраган, үзәк һәм республика телевизион каналларында, шулай ук Интернетта трансляцияләнә торган вәгазьләре һәрвакытта да Исламның тирән гыйлеме һәм ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган.

Бүген Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте бөтен илнең мөселман өммәте бердәмлеген ныгытуны дәвам итә. Бу эштә Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин зур роль уйный. Ул республикабызда, илебездә һәм дөньяда зур авторитетка ия.

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Чабыр үләне (чабрец, тимьян)

Чабыр үләненең русчасы — чабрец, тимьян обыкновенный. Ул иренчәчәклеләр (губоцветные) семьялыгына керә. Агачка әйләнә торган сабаклы, ярымкуак кебек хуш исле үсемлек. Аның бөтен өлешләрендә дә эфир майлары бар.   Чабыр үләне яфракларыннан ясалган сыек экстракт бронхит, бума ютәл кебек...


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....