Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Казанда

  Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Казанда

   Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Казанда

Казанда рәсми рәвештә Russia Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачылганнан соң, Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Сираҗетдин Сухаими белән очрашты. Якыннан танышу һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү мөмкинлекләренә багышланган очрашуда шулай ук Нәзарәтнең “Хәләл” стандарт буенча комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников катнашты.

Мөфти хәзрәт ТР Рәисе белән моннан 4-5 ел элек Малайзиягә эшлекле сәфәре турында искә төшереп, сәфәрдән хис-кичерешләре белән бүлеште, аннары сүз хәләл сертификация алып бару үзенчәлекләре буенча сөйләшү белән дәвам итте. Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек алып барырга килеште, чөнки күп сораулар буенча охшашлыклар бар, мәсәлән Нәзарәтнең “Хәләл” комитеты шулай ук йорт кошларын механик ысул белән чалуны хупламый. Малайзия кунаклары зур игътибарны ит продукциясе җитештерүгә юнәлтүләрен белдерделәр һәм Russia Halal Market хәләл продукция ярминкәсеннән хис-кичерешләре белән бүлештеләр.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...