Дагыстан мөфтияте Казанда халыклар бердәмлеге ифтары үткәрде

Дагыстан мөфтияте Казанда халыклар бердәмлеге ифтары үткәрде

Дагыстан мөфтияте Казанда халыклар бердәмлеге ифтары үткәрде

Корстон-Казан залында Дагыстан Республикасы мөфтияте оештырган халыклар бердәмлеге ифтары узды. Дагыстан Республикасы мөфтие урынбасары Абдулла Сәлимов ифтарда катнашу өчен Казанга махсус килде. Әлеге чарада танылган нәшид башкаручы Гамзалав Гамзалов чыгыш ясады: ул кунакларны гарәп һәм рус телләрендәге чыгышлары белән сөендерде. Шулай ук балалар өчен викторина үткәрелде.

Ифтарда бер өстәл артына Татарстанның төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Алабугадан 800 кунак җыелды.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дагыстанлы дин кардәшләребезне бөтен Татарстан өммәте исеменнән изге Рамазан ае башлану белән котлады, изгелекләр һәм саваплы гамәлләр кылу турында вәгазь укыды, Россия мөселманнары рухи мирасы турында сөйләде.

Абдулла Сәлимов ифтарда катнашучыларны Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәт Әфәнде исеменнән сәламләде һәм изге Рамазан ае белән котлау сүзләрен тапшырды, иминлек, изгелек һәм тынычлык теләде. Ул мөселманнарның бердәм булуының мөһимлеге турында сөйләде.

Чара барышында шулай ук «Ас-салам» газетасына язылучылар арасында гомрә юлламасына жирәбә салу оештырылды. Бу акция Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы халкы өчен «Ас-салам» газетасы ярдәме белән үткәрелде. Жирәбәдә катнашу өчен чара башланганчы газетага язылырга кирәк иде. Гомрәгә юлламаны Питрәч районы Шәле авылының “Заһир” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов отты.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...