Тәмле, күңелле һәм кызыклы дин-әхлак дәресләре

Тәмле, күңелле һәм кызыклы дин-әхлак дәресләре

Тәмле, күңелле һәм кызыклы дин-әхлак дәресләре

Чувашия республикасы мәчетләрендә балалар өчен җәйге дин-әхлак дәресләре программасы өч атнага әзерләнгән. Яшь мөселманнар дин белгечләре, мөгаллимнәр кул астында Ислам дине нигезләрен, Коръән сүрәләрен кызыксынып өйрәнәләр, төрле уеннар уйныйлар, иҗат белән шөгыльләнәләр, рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашалар. Чуваш Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан Батыр районының Шыгырдан авылында “Халыклар дуслыгы” паркында бәйрәм программасы һәм чәй табыны әзерләнгән.

Җәйге курслар мөгаллиме Алсу Шапеева әйтүенчә, бик күңелле һәм тәмле булган. Балалар күңел ачып күтәренке кәеф белән таралышканнар.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...