Коръән ятлауның үзенчәлекле программасы авторы Казанда булды

Коръән ятлауның үзенчәлекле программасы авторы Казанда булды

Коръән ятлауның үзенчәлекле программасы авторы Казанда булды

Казанга, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакыруы буенча, Истанбулның Сабахаттин исемендәге университетының Изге Коръән укытучысы, 75 көн эчендә Коръән ятлауның уникаль методикасы авторы Заим Хафизә Гөлсем Арслан килде.

Татарстанга сәфәре кысаларында ул Россия ислам институты студентларына лекция укып өлгерде, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә булды. Монда хөрмәтле кунакны һәм аның юлдашларын Камил хәзрәт кабул итте. Ул хөрмәтле остазга Казанга килүе өчен рәхмәт белдерде. Мөфтиятнең Коръән белеме һәм Коръән бастыру өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде. Хәзрәт очрашу истәлеге итеп репринт «Казан басмасы»н бүләк итте.

Гөлсем Арслан «Рәшидә» Коръән ятлау үзәге шәкертләре белән очрашты, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» Нәшрият йортында булды.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...